ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

Салым органнары искәртүенчә,  2018 нче елның 1 нче июленә хәтле контроль- касса техникасын яңача куллануга күчәргә тиешләр:

Ялланып эшлүче зшчеләре булган шәхси эшмәкәрләр, вакытлыча бердәм налог түләүчеләр;

Хезмәт договоры төзеп ялланып эшлүче зшчеләре булган җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр;

Сәүдә автоматлары кулланып сәүдә хезмәте белән шөгельләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар.

Башка ЕНВД салымы түләүчеләр өчен контроль-касса техникасын яңача куллануга күчү 2019 елның 1 нче июленә хәтле озайтыла.

 Тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында: www.nalog.ru

    8 июнь көнне  кич белән, 9 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юнәлеше авышучан көчле җил 18 м/с, яшен, шулай ук 8 июньдә урыны белән -1˚ кадәр кырау көтелә.        

Хөрмәтле Кама Тамагы районы социаль хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сез үзегезне игелекле эшкә – авыр тормыш хәлендә калган, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә багышлагансыз. Бу хезмәтне башкаларны кайгыртуга үзен тулысынча багышлаган кешеләр генә башкара ала. Сез ветераннарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, балаларга, өлкәннәргә ярдәм итәсез. Бу кешеләрнең язмышы һәм аларның проблемаларын хәл итү сезнең һөнәрилегегезгә, аларга игелекле, игътибарлы мөнәсәбәтегезгә бәйле. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International