ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

    Без информация технологияләре чорында яшибез. Дәүләт хезмәтеннән оператив һәм сыйфатлы итеп электрон вариантта файдаланырга Сезгә дәүләт хезмәтенең бердәм порталы (www.gosuslugi.ru) ярдәм итә.

    Туфан Миннуллин исемендәге паркта 12 июнь көнне ретро-фотосүрәтләр күргәзмәсе оештырылган иде. Фотосүрәтләрдә 1929 – 1980 еллардагы район тарихы чагылыш тапкан. Әлеге күргәзмәне карап урта һәм олы яшьтәгеләр үткәннәрне искә төшерсәләр, балалар шул чордагы фотосүрәтләрне бик кызыксынып карадылар.

    12 июнь көнне “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында Россия көненә багышлап спорт сөюче гаиләләр арасында бадминтон буенча район турниры үтте. Турнирда 7 гаилә катнашты.Ярышлар ике төр буенча бик киеренке һәм мавыктыргыч узды. 

    Татарстан Республикасында шәһәр тирәлеген уңайлы шартларда формалаштыру дәүләт программасын тормышка ашыру рамкасы кысаларында 14 марттан 20 июньгә хәтле электрон рәвештә “Дәүләт хезмәте порталын” (https://open.tatarstan.ru/polls/ файдаланып онлайн-сораштыру үткәрелә. Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне әлеге сораштыруда актив катнашырга чакырабыз.

  Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов 14 июнь көнне 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә чаклы Кама Тамагы муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итә.

    Татарстан Республикасында яшәүче хатын-кызларның эшмәкәрлек серләрен үзләштерү максатында түләүсез укырга һәм 100 мең сум күләмендә грант отырга мөмкинлекләре бар. Моның өчен Республикада “Эни-эшмәкәр” федераль уку проектын үткәрергә планлаштыралар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International