ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2018 ел
шимбә

    Бүген табигатьнең ямьле урынында район Сабантуе гөрләп узды. Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Ильхам Әдип улы Насыйбуллин Сабантуйда катнашучыларга республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Николай улы Лоханов сабантуйга килүче райондашларны, кунакларны бәйрәм белән котлады. 

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннар! Барыгызны да да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Үз тормышларын игелекле эшкә – кешеләр  сәламәтлеген кайгыртуга багышланган бу һөнәр ияләре аерым хөрмәткә лаек. Җәмгыятебездә бу таләп ителгән һәм җаваплы хезмәт сездән Гиппократ антына тугры калуны гына түгел, тирән белем, түземлек, сизгерлек, күңел җылысы да таләп итә.

Кадерле каматамагылылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне татарларның һәм республикада яшәүче барлык кешеләрнең көтеп алган яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе белән котлыйм! Бу бәйрәм язгы кыр эшләре тәмамлануны белдерә һәм безне милли традицияләр башлангычына кайтарып, тынычлык, игелек һәм үзара ихтирамны чагылдыра. Сабан туе Татарстанда  гына түгел Россиянең башка төбәкләрендә дә билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International