ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

    22 июнь, хәтер һәм кайгы көне, Затон поселок китапханәсе урта мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен сугыш турында шигырьләр кычкырып уку һәм фильм карау оештырдылар.

    Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе  Рунар Шамсутдинов 29 июньдә 09.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә чаклы гражданнарны кабул итә.  

   22 июнь илебез тарихында иң кайгылы көннрнең берсе. 77 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. Бу сугыш 20 миллионнан артык кешенең гомерен өзде. Бүген район үзәгендәге Җиңү паркында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте.

    21 июнь көнне 21.00 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районында “Хәтер шәме” акциясе узды. Район үзәгендә акция Җиңү паркында үтте. 200 йөздән артык кеше хәтер шәмен кабызырга килгән иде. 

 

Хөрмәтле каматамагылылар!

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.                                                       

Хәтер һәм кайгы көнендә фашист концлагерьпарында, сугыш кырларында ятып калучылар истәлеге алдында баш иябез. Үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерәбез. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International