ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

    Гаилә, мәхәббәт Һәм тугрылык көне уңаеннан 9 июль көнне «Богородский рай» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Кама Тамагы поселогында яшәүче Дербышевлар гаиләсендә булдылар. Аларны бәйрәм белән котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

    2018 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә махсус төзелгән комиссия ООО “Камское хлебоприемное предприятиесенең” икмәкне кабул итүгә әзерлеген тикшереп, аның 2018 ел уңышын кабул итәргә әзер дигән нәтиҗәгә килделәр. Предприятие 16 тонн икмәк кабул итүгә көйләнгән, бүгенгесе көнгә ул 25 тоннага хәтле икмәк кабул итәргә әзер.  

    Татарстан Республикасы территориясендә уңайсыз метеорологик күренешләр: 11 июль көнне төнлә һәм көндез Татарстан республикасында һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшеннәр, кыска вакытлы көчле җил 15-20 м/с.

 

    Бүген Сөйки авылына якын Идел ярындагы мемориаль комплекста 2011 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу чарасы булып үтте. Әлеге куркыныч фаҗигада 122 кеше суга батып үлде, шулар арасында 28-е балалар. Бирегә һәлак булучыларның якыннары һәм туганнары килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International