ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

    Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы бүлекчәләренә терлек азыгы әзерләүдә булыштылар. Алар 150 пар себерке әзерләп, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять  “Нармонка” агрофирмасы “Кече Салтык” бүлекчәсе складына тапшырдылар.

    Кышкы чорга терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләргә булышыр өчен район оешмалары авыл хуҗалыгы берләшмәләренә яфрак азык һәм төрле үлән катнашмалары җыярга чыгалар. 

    2017 ел өчен 3-НДФЛ формасында салым декларациясе нигезендә исәпләнгән физик затлар өчен салым түләү вакыты 16 июльдә төгәлләнә. Салымны вакытында түләмәгән очракта 17 июльдән башлап һәрбер кичектерелгән көн өчен Россия үзәк банкасы билгеләгән күләмдә өстәмә түләү алыначак.  

    Район туган якны өйрәнү музеенда 2 июльдән 13 июльгә чаклы «Обувь давно минувших дней» исеме астында күргәзмә үтә. Әлеге күргәзмәнең максаты музейга килүчеләрне татар халкының милли аяк киеме белән таныштыру. 

    Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Хәмит Гайнуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Ильнар Исмәгыйлов ашлык  җыю комбайннарының 2018 ел уңышын җыеп алуга әзерлеген өйрәнү максатыннан авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә булдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International