ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

    14 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районында “Яшел маршрут” бәйгесе кысаларында экологик өмә үткәрелде. Татарстан Республикасы турист волонтерлар ассамблеясе Кама Тамагы муниципаль районы волонтерлары белән берлектә туристлар йөри торган маршрутларны табигать һәм көн-күреш калдыкларыннан чистарттылар.

Кама Тамагы муниципаль районында яфрак азык әзерләү дәвам итә. Бу инде күптәннән килә торган традиция, авыл хуҗалыгы бүлекчәләренә терлек азыгы әзерләүдә файдалы ярдәм. Иске Казиле авыл җирлеге шулай ук кышкы чорга терлекләр өчен яфрак азык әзерләделәр.

    14 июль көнне Олы Салтык авыл җирлегендә гөрләп зур бәйрәм үтте. Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин чараны ачып җибәреп килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм күңелле итеп ял итүләрен теләде. 

14 июль көнне Район туган якны өйрәнү музеенда безнең якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рамеев һәм Казан шәһәреннән аның туганнары  булып киттеләр. 

    Т. Миңнуллин исемендәге паркта «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” нең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре Аида Идрисова һәм Венера Хәсәнова балигъ булмаганнар белән “Кем кыюрак һәм көчлерәк” дигә спорт чарасы үткәрделәр. 

Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International