Кама Тамагы муниципаль районы

"Ага чишмә челтер-челтер"

09.08.2017

9нчы августта экология елы кысаларында Яна Сала авыл китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шайхулла абый чишмәсе янында "Ага чишмә челтер-челтер" исемле сәяхәт-дәрес үткәрделәр. Чара барышында балалар белән нәрсә ул экология, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш  кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Аннары балалар актив рәвештә иң катлаулы сорауларга  җавап бирделәр. Чара кызыклы һәм файдалы үтте.







Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования