ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь 2018 ел.
чәршәмбе

19 сентябрь көне “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде. Әлеге чараның максаты һәм бурычлары: укучыларның сәламәт ялын оештыру;  укучыларга физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларга физик культура дәресләрендә алынган белемнәрен һәм күнекмәләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирү. 

Урман хуҗалыгына багышланган музей дәресе белән  Кама Тамагы урта мәктәбенең 3 “А” сыйныф укучылары алдында музей хезмәткәре  чыгыш ясады. Урманның кешеләр өчен кирәклеге һәм аның әһәмияте турында укучылар тулырак белделәр.

 Туган якны өйрәнү музеенда һәм Туфан Миннуллин музеенда Галимулла хәзрәт озатуында Республикабызның мөселман диния нәзәрәте вәкиле булып китте. Килгән кунаклар Туфан абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышлар булуына карамастан, аның музеен үз күзләре белән күрүгә шат булдылар.

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Куркынычсызлык культурасы елы уткәру уңаеннан һәм 2018нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.

Пенсиягә өстәмә социаль түләү Россия Федерациясе территориясендә яшәүче эшләмәүче пенсионерларга Россия Федерациясенең тиешле субъектында күрсәтелгән максатлар өчен билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумыннан түбән күләмдә түләнә торган гомуми түләүләр Россия Федерациясе Пенсия фонды органнары тарафыннан башкарыла.

17  сентябрь көнне  «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрделәр һәм социаль хезмәт күрсәтүчеләр йортларының янгынга каршы торышын тикшерделәр.

Соңгы вакытта банкларда, иминият компанияләрендә  һәм башка урыннарда пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерүне таләп итәләр, шул ук мәсьәлә белән Россия Пенсия фонды хезмәткәрләрен күз алдына китереп, өйләргә дә киләләр. Шул ук вакытта дәлил актив кулланыла - әгәр НПФКА үз тупланмаларын күчермәсәң, киләсе елдан Дәүләт аларны алып пенсиясенә кертәчәк һәм бу чынбарлыкка туры килми.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе искә төшерә: укучылар һәм студентлар өчен «укучыларга пенсия турында " интерактив он-лайн курс эшли, school.pfrf.ru РФ Пенсия фонды тарафыннан эшләнгән. Интернет-кулланма яшь буынга дөрес юлны сайлау һәм үз пенсия хокукларын беренче эш көненнән үк формалаштыра башлау өчен булдырылган.

10 сентябрь көнне «Форпост» үзәге директоры Татьяна Панчева Кама Тамагы урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Экстремизм һәм Терроризм" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде һәм «Террорчылык акты вакытында  куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга» дигән белешмәлек таратты.

2018 елның 9 сентябрендә Кама Тамагы поселогының Үзәк стадионында «Яшьләр-терроризмга һәм экстремизмга каршы»лозунгы астында мини футбол буенча турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования