ЯҢАЛЫКЛАР


22
август 2018 ел.
чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм. Бу безнең ил өчен мөһим көн. Россиянең триколоры безнең күпмилләтле илебезнең бай тарихын һәм какшамас тарихи традицияләрен, халкыбызның каһарман батырлыгын дәлилли. Ул Россияне бердәм  һәм көчле дәүләт ясарга омтылып, буыннар бәйләнешен раслый, патриотик рухын ныгыта.


20
август 2018 ел.
дүшәмбе

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм – республикабыздагы күп милләтле халыкның рухи мирасының аерылгысыз өлеше. Ул рухи һәм әхлакый чисталыкны символлаштыра, ислам диненең кыйммәтләрен – диннәргә  тигез караш, мәхәббәт, игелек һәм мәрхәмәтне үз эченә ала.

19 августта Кама Тамагы поселогы стадионында 2018 елның ТР футбол буенча Беренчелек   кысаларында, 2нче лига уеннары узды. Безнең район җыелма командасы «КАМА» Кукмара шәһәре һәм Җәлил (Сарман районы) поселогы командалары белән очрашты. Беренче матчта Кама Тамагы җыелма командасы Кукмараны 3:0 исәбе белән җиңде, икенче очрашуда безнең футболчылар «Джалилец» командасын 6:0 исәбе белән җиңү яулады. «КАМА» командасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтте, безнең егетләргә афәрин! Аларга киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Туган якны өйрәнү музеенда шул исем белән яңа күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә бер гасырга якын тарихы булган республикабыз, аны таныткан батырлар, шулай ук безнең  атаклы якташларыбыз турында булган китаплар, документаль язмалар белән танышырга була.

Красновидово авылында үткәрелүче традициягә кергән “Алма спасы” бәйрәмендә районның туган якны өйрәнү музее беренче ел гына  катнашуы тугел.  Бәйрәмдә   остаханәдә  ясалган  кул эшләре,сувенирлар  күрергә була иде. Кунаклар  хуш исле алмалар белән сыйландылар һәм үзләре белән юлга алма алдылар.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев пенсия реформасы турында закон проектына карата фикерен белдерде. Бу хакта ул кичә милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чараларының VII форумының пленар утырышында әйтте. Аның фикеренчә, пенсия реформасын иртәрәк башларга да була иде. Хәзер гомер озынлыгы арта барганда, реформаның котылгысыз булуын билгеләп үтте. "Аннан башка булмаячак та. Әгәр дә без пенсионерларыбызның билгеле бер вакыттан соң тиешле тупланмалары булып, үзләренә лаеклы картлык тәэмин итеп, дөнья күреп йөрүләрен теләсәк, бүтәнчә булмый. Без чит ил санаторийларында пенсионерларның күп булуын күрәбез. Көнләшеп тә куярлык. Мондый система үзен үзе аклый. Иң авыры - күчеш чоры", - диде Минтимер Шәймиев.

Шәһәр көне алдыннан Казанның Меңьеллык мәйданы машиналар хәрәкәте өчен ябык булачак. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Авзалов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. Ул ачыклык керткәнчә, Меңьеллык мәйданы 22 һәм 28 августта - 22.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә, 29 августта - 20.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр, 30 августта көне буе ябык булачак. Моннан тыш, Сибгат Хәким урамының «Казан» Гаилә үзәге янындагы өлеше дә транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

Татарстанда санлы эфир телевизион тапшырулар челтәре 20 төп федераль телеканалны бушлай карарга мөмкинлек бирә. Бу турыда Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 2019 елның гыйнвар аенда ул аналог телевидениене тулысынча алыштыра алачак. Санлы ТВ – бу югары сыйфатлы сигнал. Аны заманча телевизорларга да, шулай ук махсус санлы приставка файдаланып, иске модельләргә дә тоташтырырга була. 


19
август 2018 ел.
якшәмбе

19 август көнне христианнар икенче спасны – Алманыкын билгеләп үтәләр. Менә инде ничәнче ел Красновидово авылында  киң  итеп  “Алма спасы” халык бәйрәме уза. Бу авыл элек-электән үзенең җәлеп итүчәнлеге белән мактала. Элек бөтен авыл алма бакчаларына күмелә иде. Кайбер хуҗаларның ике-өч бакча булган.  Алма сату сәүдәләре киң таралган булган. Хәзер Красновидово авыл халкы барлык гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм аларны мирас итеп тапшырырга тырыша. Менә бүген дә Венец тавында, Иделнең уң як ярында, “Алма спасы” бәйрәме гөрләп  оештырылды.


18
август 2018 ел.
шимбә

17 августта Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреҗдение социаль хезмәткәрләре Сөйки авылының социаль ярдәм алучылар белән “уңышны бергә җыйябыз” исемле чара үткәрделәр. Чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарга  ярдәм күрсәтү һәм бакча эшләре белән булышу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования