ЯҢАЛЫКЛАР


13
август 2018 ел.
дүшәмбе

  13 август көнне Район балалар китапханәсендә бал бәйрәменә багышланган чара үзды. 

  Яшь катнашучылар «Баллы җәй» китап күргәзмәсе белән таныштылар, бал бәйрәменең тарихы турында һәм аңа  бәйле халык йолаларын  тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр. “МастерОК” иҗат клубы кысаларында, бәйрәм бизәге “Умарта корты” ясадылар.

13 августта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды. Киңәшмәнең  беренче өлеше  2018 – 2019 елның торак-коммуналь хуҗалыкларның биналарны һәм корылмаларны, белем бирү һәм социаль-мәдәни  учреждениеләрендә җылылык сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде.


11
август 2018 ел.
шимбә

Татарстанда бала таба алмаган парлар саны арту күзәтелә. 400 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсез санала. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстанның атказанган табибы Фирая Сабирова хәбәр итте. "Бу проблема, хатын-кызларда гына түгел, ир-атларда да очрый. Күп очракта нәселсезлеккә китергән авырулар белән ир-атлар интегә. Россиядә 15 процент пар балага уза алмый. Татарстанда да 4 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсезлек буенча исәптә торган. Әлбәттә, әлеге исемлектән төшүчеләр дә бар. Ләкин бу сан башка еллар белән чагыштырганда арта бара. Хәзерге вакытта бу парларның күбесе ЭКО (ясалма орлыкландыру) процедурасына үз чиратларын көтә", - диде ул.

Хөрмәтле төзүчеләр, төзелештә эшләгән ветераннар! Сезне  һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Төзүче һөнәре һәрвакытта мактаулы һәм хөрмәткә лаек булды. Алар тырышлыгы һәркемгә күренә, шуңадыр зур әһәмияткә ия. Һәркемнең яшәү шартлары турыдан-туры  алар хезмәтенә бәйле. Сез салган йортлар авыллар, район, шәһәр һәм тулаем республиканың йөзен булдыра. Бүгенге көндә төзүчеләр заманча технологяләр һәм материаллар кулланып эшли. Әмма аларның осталыгы, традицияләргә һәм эш принципларына тугрылыгы үзгәрешсез кала.

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары һәм физик культураны яратучылар! Сезне  чын күңелдән Физкультурачылар көне белән котлыйм! Бүген спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше популярлаша. Ул профессиональ спортчыларны, тренерларны, физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләүчеләрне, шулай ук  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы кешеләрне берләштерә.


10
август 2018 ел.
җомга

10 августта безнең районга эш визиты белән "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин килде. Көн тәртибендә җирле үзидарә органнарының актуаль  мәсьәләләре  торды. Шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында эшлекле, конструктив сөйләшү булды. Шулай ук визит барышында Әгъзам Гобәйдуллин һәм муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов Тенеш һәм Куйбышев ис. Затон поселокларының Совет биналарының  капиталь ремонтның барышы белән таныштылар.

      Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  дәүләт автоном учреҗдениесенең  социаль хезмәткәрләре 2018 елның 9 августында  Чаллы авылында  социаль хезмәтләр алучыларның өйләренә барып “Өлкәннәр һәм инвалидларның куркынычсызлык мәктәбе” технологиясе кысаларында мошенниклык  турында әңгәмә үткәрделәр. Технологиянең максаты - мошенниклык корбаны булудан саклану чаралары. Төп бурычларның берсе, көндәлек тормышта өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру.


9
август 2018 ел.
пәнҗешәмбе

   Беренче тапкыр авыру турында мәгълүмат, узган  гасырның сиксәненче елларда яңгырады. Ул вакытта белгечләр элек билгеле балмаган авыруга ачыклау кертелэр. Шул авыру белэн авыручы кеше, иммунодефициттан интеккэн, аны элек җитлекми яңа туган балаларда гына очратканнар.     Формалаштыру максатларында гомуми караштан ВИЧ – инфекциясенә һәм СПИД, 08.08.2018 елның, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль социаль педагоглар Аида Идрисова һәм Гөлназ Хөснетдинова « СПИД турында нәрсә беләсең ?» дигән лекция уткэрделэр.

9 августта  Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән яшен, 20 м/с җил, көчле яңгыр;

- төнлә һәм көндез  төньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр талгын җил (Казанда 15 м/с кадәр).

Үзгәреш безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле. Май аеннан башлап (Казан өчен - 5 майдан) һәм август башына кадәр, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә. Моңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, төнге ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне билгеләп булмый. Бу безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования