ЯҢАЛЫКЛАР


2
август 2018 ел.
пәнҗешәмбе

3 августта көннең икенче яртысында һәм кичен Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән яшен һәм 15-20 м/с кадәр җил көтелә.


1
август 2018 ел.
чәршәмбе

4нче август көнне 13:30 сәгатьтә Балчыклы авылында «Авыл көне» узачак. Бәйрәмгә халык артистлары Жәвит һәм  Зөлфия Шакировлар чакырылды. Сезне мавыктыргыч уеннар, җырлар һәм башка күп нәрсәләр көтә. Рәхим итегез!

Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Моңа кадәр аннан башка ничек яшәгәнбездер, кем белгән. Кайсы гына оешма ишеген какма, чират торасыгыз килмәсә, электрон хезмәтләрдән файдаланырга була, дигән сүзләрне ише­тергә туры килә. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хез­мәтенең ТР идарәсе дә (Росреестр) халыкка уңайлы булсын өчен кайбер хез­мәт­ләрне электрон формада рәсмиләш­терә башлады. Идарәдә әйтүләренчә, бу – вакытны янга калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Росреестр җитәк­че­легенә эләгү өчен дә әллә ничә сәгать ишек сакларга кирәкми, ди алар. Моның өчен skype сервисыннан файдаланырга була.

Район балалар китапханәсендә юлбарыс көненә багышланган чара узды. Яшь кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр ясадылар, Борис Житковның «Ничек фил хуҗасын юлбарыстан коткарган» хикәясен укыдылар. Балаларга «Юлбарыс сукмагы», «Җитез юлбарыс», «Юлбарыс ауда» уеннары тәгъдим ителде. Бәйрәм чарасында кунаклар журналлар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр, ә иң мөһиме – яңа белем һәм яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.

31 июль көнне «Экодулкын» проектында катнашучылар туган якны өйрәнү музеенда кунакта булдылар. Алар музейның бай экспозиция заллары белән таныштылар  һәм безнен районда  кунакчыл халык яшәүенә сокланып, рәхмәтле булып киттеләр. Район музеена истәлеккә үзләренен сувенирларын бүләк иттеләр.


31
июль 2018 ел.
сишәмбе

2018 елда Татарстанда 97 спорт мәйданчыгы төзү күздә тотыла, әлеге максатларга 310 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте Төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сәгъдәтуллинга сылтама ясап хәбәр итә. Программа гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан алып – 2013-2016 елларда республикада 670тән артык спорт мәйданчыгы төзелгән. Әлеге максатларга ТР бюджеты һәм федераль казнадан 1,4 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, диде Сәгъдәтуллин. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда Татарстанда 120 спорт мәйданчыгы ачылган.

 

Хәзерге вакытта 20 меңгә якын Татарстан кешесенең алимент буенча бурычы бар. 2018 елның 6 аенда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә алимент түләттерү турында 30 мең башкарма производство булган. 8078 производство буенча эш тәмамланган. Беренче яртыеллыкта 554 җавапсыз ата-ана эзләп табылган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча суд приставлары хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский хәбәр итте.

Россиянең Сәнәгать министрлыгы комплекслы инвестиция проектлары исемлегенә кертү максатларында гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча яңа комплекслы инвестиция проектларын конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар кабул итә башлау турында игълан итте. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 03 гыйнварындагы 3 номерлы карары нигезендә федераль бюджеттан субсидияләр Россия оешмаларына 2017-2019 елларда алынган инвестиция кредитлары буенча РФ валютасында, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 20 июлендәге 702 номерлы карары нигезендә исәпләп чыгарылган база индикаторының 0,7 күләмендә бирелә.

“Кулланучылар хокукларын яклау” законы нигезендә кулланучы дистанцион рәвештә алынган товарны аны тапшыруга кадәр теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырудан соң – 7 көн эчендә кире кайтара ала. ИНТЕРНЕТТА ТОВАР САТЫП АЛУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ:
1. Сатып алучы товар китерелгәнче теләсә кайсы вакытта заказдан баш тартырга хаклы.
2. Әгәр товарны китергәннәр икән, кулланучы сәбәпләрен аңлатмыйча да 7 көн эчендә аннан баш тарта ала.
3. Әгәр товарны алган вакытта аның тышлыгында кире кайтарып бирү тәртибе һәм вакыты турында язмача мәгълүмат булмаса, алган датадан башлап, сатып алучы товарны 90 көн эчендә кире кайтарырга хокуклы.

Татарстанның барлык  районнары диярлек  бөртекле  культуралар җыюга  керештеләр. Оператив белешмәләр  буенча,  2018 елның  30 июленә Татарстан Республикасы буенча  бөртекле  культуралар  315 мең тонна җыелган, шул исәптән  көзге бодай   – 289,2 мең тонна, көзге  арыш  – 22 мең тонна, арпа – 2,7 мең тонна. Узган  тәүлектә  Татарстан Республикасы буенча  уртача    80 мең тоннадан  артык  ашлык  суктырылган. Республика  буенча  бөртекле   культуралар 103,2 мең га мәйданда суктырпылган, бу  фараздан    7 процент тәшкил итә. Ашлык мәйданы иң күп  суктырылган  районнар:   Чистай – 1,86 мең га (тәүлеккә мәйданның 3,5%ы), Буа  районы – 1,76 мең га (тәүлеккә 3,2%), Алексеевск – 1,49 мең га (тәүлеккә 3%),  Тәтеш  – 1,43 мең га (тәүлеккә 3,2%).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования