ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь 2018 ел.
чәршәмбе

2018 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы “Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү”  үзәгендә күңелле вакыйга үтте: “ВЛКСМга 100 ел” балалар рәсем конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру һәм нәтиҗәләр ясалды. Әлеге конкурсның максаты  Кама Тамагы районының социаль хезмәт алучыларны истәлекле дата белән таныштыру, социаль грамоталылыгын арттыру.

31 октябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсендә  «Җәлил укулары» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Конкурс сөйләм үсеше һәм сәнгати сүзләргә кызыксыну уяту, Муса Җәлилнең шигъри сүзенең матурлыгын һәм сәнгати мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына карата кызыксыну арттыру максатыннан үткәрелде.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көзге чорда һәм 2018 елда су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында куркынычсызлык мәдәнияте елы үткәрелүгә бәйле рәвештә һәм 2018 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле  эш башкарыла.


30
октябрь 2018 ел.
сишәмбе

2018 елның 30 октябрендә Пьянков Анастасия Яковлевнаны 90 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев котладылар.

Салым белдерү кәгазендә үзгәрешләр бармы? Анда мөстәкыйль рәвештә аңлашып буламы?

Үзгәрешләр бар. Җир салымы буенча законнарда үзгәрешләр булу сәбәпле, ташламалардан файдаланучы гражданнар саны артты.

Бу салым түләүчеләрнең ташламалы категорияләре исәбенә хәзер пенсионерлар да кертелү белән бәйле. Ташламалар бирү механизмында да үзгәрешләр булды: салым түләүдән «алты сутый»азат ителә.

2018 елның 30 октябрендә «Ныклы гаилә» республика проекты кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе вәкилләре белән берлектә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре оештырган бәйрәм кичәсенә алты Кама Тамагы гаиләсе чакырылган иде. Тантаналы шартларда яңа туган сабыйлары белән ата-аналар ана (гаилә) капиталына сертификатлар алдылар.

Бу датага Затон поселогы китапханәсе белгечләре әзерләгән Затон урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары өчен «онытырга ярамый...» дигән хәтер дәресе багышланган иде.  Балалар ул еллардагы вакыйгалар турында документаль хроника белән видеороликлар карадылар.  Балалар сәяси репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

 


29
октябрь 2018 ел.
дүшәмбе

27-28 октябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының 3 нче туры узды. Турнирда республиканың 19 районыннан 256 спортчы катнашты.

Әлеге ярышлар безнең район спортчылары өчен триумфаль булды, чөнки безнең бадминтончылар берьюлы 8 медаль яулады.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында куркынычсызлык мәдәнияте елы үткәрелүгә бәйле рәвештә һәм 2018 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш башкарыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования