Яңалыклар

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
июнь
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
22 июнь 2018 ел., җомга

  • 08.06.2018 Кама Тамагы муниципаль районы

    Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның социаль хезмәткәрләре көне белән котлавы!

    Хөрмәтле Кама Тамагы районысоциаль хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сез үзегезне игелекле эшкә – авыр тормыш хәлендә калган, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә багышлагансыз. Бу хезмәтне башкаларны кайгыртуга үзен тулысынча багышлаган кешеләр генә башкара ала. Сез ветераннарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, балаларга, өлкәннәргә ярдәм итәсез. Бу кешеләрнең язмышы һәм аларның проблемаларын хәл итү сезнең һөнәрилегегезгә, аларга игелекле, игътибарлы мөнәсәбәтегезгә бәйле.
  • 07.06.2018 Кама Тамагы муниципаль районы

    Совет чоры символларына багышланган тематик кичә

    Кама Таңнары социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Советлар чоры символларына багышланган СССР значоклары-чор атрибутлары исемле тематик кичә үтте. Биредә ял итүчеләргә Советлар Союзы чорындагы маркалардан, машина модельләре, значоклардан торган коллекцияне тәкъдим иттеләр.
  • 06.06.2018 Кама Тамагы муниципаль районы

    Район үзәк китапханәсендә Пушкин көне

    Пушкин көне Рәсәйдә 1991 елдан башлап билгеләп үтелә. Ул шулай ук дөньяның башка күп кенә илләрендә дә билгеләп үтелә. Аның иҗаты белән балалар да, олыларда яхшы таныш. Китапханә хезмәткәрләре Пушкин көненә багышлап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырдылар.
  • 06.06.2018 Кама Тамагы муниципаль районы

    Затон поселок китапханәседә Пушкин көнен билгеләп үттеләр

    Пушкин көнен билгеләп үтү рамкасы кысаларында Затон поселок китапханәседә чара үткәрделәр. Әлеге чарада Куйбышев Затоны урта мәктәбе укучылары катнашты. Алар Рәсәй дәүләт символларына, хөкүмәт бүләкләренә һәм Рәсәйнең күренекле урыннарына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.
  • 06.06.2018 Кама Тамагы муниципаль районы

    “Богородский рай” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре балаларны яклау көненә багышлап чара үткәрделәр

    “Богородский рай” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә балаларны яклау көненә багышлап “Балачак бәйрәме” исемле чара үткәрделәр. Балалар төрле бәйгеләрдә, флеш-мобта катнаштылар, асфальтта рәсем ясадылар, биеделәр. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте, балаларда искиткеч тәэсирләр калдырды.
  • 05.06.2018 Кама Тамагы муниципаль районы

    Урманга сәяхәт

    Район балалар китапханәсе хезмәкәрләре “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әдәби навигациягә чакырдылар. Алар бергәләшеп урманга сәяхәт кылдылар.
  • 05.06.2018 Кама Тамагы муниципаль районы

    Контракт нигезендә хәрби хезмәткә

        3730 нчы хәрби часть, Кораллы көчләр сафында хезмәт итеп кайткан яшь егетләрне, контракт нигезендә эшкә урнашу шарты белән хәрби хезмәткә чакыра. 
  • 05.06.2018 Кама Тамагы муниципаль районы

    Дөнья балалар күзе белән караганда

    Районның туган якны өйрәнү музеенда балалар иҗатына багышланган яңа күргәзмә ачылды. Тамашачылар игътибарына алар кулы белән ясалган йомшак уенчыклар, агачтан ясалган эшләнмәләр, рәсемнәр, чәчәкләр һәм башка күп төрле эшләнмәләр тәкъдим ителгән.
  • 05.06.2018 Кама Тамагы муниципаль районы

    Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның экологлар көне белән котлавы!

    Хөрмәтле экологлар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Экологлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Ел саен 5 июньдә Россиядә Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә табигатьне саклау – җәмгыятебезнең өстенлекле бурычы. Экологик иминлек турында кайгырту аның тотрыклы үсеше өчен әһәмиятле шарт булып тора. Табигатьне саклау эшчәнлегенә, төзекләндерү һәм экология программалары мәсьәләләренә аерым игътибар биреп, сез әйләнә-тирәне сәламәтләндерү һәм табигый байлыкларны саклауга үзегездән зур өлеш кертәсез.
  • 04.06.2018 Кама Тамагы муниципаль районы

    Кама Тамагы муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникаларын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп хәзерләү буенча смотр-конкурс үтте

    Кама Тамагы муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникаларын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп хәзерләү буенча смотр-конкурс үтте.

Битләр: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования