ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь 2018 ел.
шимбә

Бүген капиталь ремонттан соң район үзәгендә стадион ачылды. Анда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре комитеты Рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашты.

1 сентябрь көнне районның 14 белем бирү оешмасында 1426 укучы, укытучылар, ата-аналар, җәмәгатьчелек һәм дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнашында тантаналы линейкалар узды.

Хөрмәтле педагоглар, укучылар, ата-аналар! Кадерле студентлар! Сезне яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм – иң якты һәм матур бәйрәмнәрнең берсе. Ул барлык буыннар өчен дә кадерле, балалар  алдында яңа мөмкинлекләр дөньясына ишек ача.


31
август 2018 ел.
җомга

Бүген 13 комбайнчы 2018 елгы урып-җыю барышындагы  казанышлары һәм югары күрсәткечләре өчен премиягә лаек булдылар. Матди стимуллаштыру шартлары нигезендә премия 1000 тонна ашлык суктырган комбайнчыга бирелә. 2018 елгы урып-җыю сезонының лидеры 3 филиал комбайнчысы  Минһаҗев Мөдәрис, ул 2178 тонна ашлык суктырган. Икенче күрсәткеч  Ахметшин Илнарда (1861 т), өченче урында Шәкүров Солтан (1816 т). Премияне һәм рәхмәт хатларын муниципаль район башлыгы Павел Лоханов тапшырды. Аның белән бергә комбайнчыларны бүләкләүдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Валиев, консультант Илнар Исмәгыйлев  катнашты. Район башлыгы урак өсте барышы белән танышты, комбайнчыларның хезмәт шартлары белән кызыксынды.

Татарстанда сентябрь аномаль җылы булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевка сылтама белән РБК хәбәр итә. Республикада бу җәй өчен гадәти булган җылы һава торышы сакланачак. Температура нормадан 4 градуска югары күтәреләчәк һәм 18 — 20 градус җылы тәшкил итәчәк, дип сөйләде эксперт.

30 август көнне башкалада Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан Казан метрополитенының сан буенча 11нче “Дубравная” станциясен ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, “Метроэлектротранс” АҖ генераль директоры Марат Рәхимов, “Метроэлектротранс” башлыгы Әсфән Галявов катнашты.


30
август 2018 ел.
пәнҗешәмбе

30 августта, Татарстан Республикасы һәм Район көне уңаеннан, Кама Тамагы районының иң матур Чокыр аръягы җирендә Карамал елгасының ярында чираттагы “Идел-Кама”  балык тоту чемпионаты һәм “Кама ухасы”  фестивале узды. Чемпионат иртәнге сәгать 4тә  старт алды. 12 экипаж балыкчылары, теркәлгәннән соң,  балык тотарга китте. Сәгать 10да “Уха” фестивале ачылды, анда предприятие, оешма һәм авыл җирлекләреннән 18 команда катнашты.


29
август 2018 ел.
чәршәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар! Татарстан Республикасы һәм Район көне уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез! Республика көне – күп милләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ягыбызга ихлас мәхәббәтен чагылдырган уртак бәйрәмебез. Бу бәйрәм туган ягыбызның тарихы, традицияләре, бүгенге көндәге уңышлары белән горурланган кешеләрне үзара берләштерә. Республкабыз халкының хезмәт сөючәнлеге һәм рух күтәренкелеге, үткәнгә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәте бүгенге көндә лаеклы тормыш дәрәҗәсе булдыруга өмет уята.

Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 түгел, 60 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте. Шулай ук күпбалалы аналарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын карарга кирәк, диде Президент. "Закон проектында хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 яшькә кадәр арттырырга диелгән. Ә ир-атларныкы биш елга гына арта. Болай булмый, әлбәттә. Бу - дөрес түгел", - диде Путин Россия халкына телемөрәҗәгатендә.

ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә махсус тәңкә чыгарылачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында билгеле булды. Россия Федерациясенең Үзәк банкы кыйммәтле металлдан истәлекле тәңкә чыгару тәкъдимен хуплаган. “Үзәк банк кыйммәтле металлдан ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган акча чыгару тәкъдимен хуплады”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования