Районның тарихы

 

1925нче елның 4нче августында әһәмиятле вакыйга була. Татарстан ССР ның Үзәк башкарма комитеты "Татарстан административ бүленеш составындагы үзгәрешләр" карарында болай дип әйтелә: ТССР Үзәк башкарма комитеты үзенең 1924нче елның 4нче мартындагы карарына ТР ның административ берәмлек составы турында үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә дигән карар чыгара: ... Тәтеш конторы буенча: Богородское авылын Кама Тамагы дип һәм Бородское волостен Кама Тамагына үзгәртергә. ТССР Үзәк башкарма комитеты председатель урынбасары  Султанов. ТССР Үзәк башкарма комитеты Президиумы секретаре Усманов (Нигезләмә: ТАССРның законнар карау һәм кабул итү Җыены, 25нче ел, п.п.358-361).

    1926нчы елда Свияжск кантонында составына Иске Барыш авылы да кергән Тәмте районы барлыкка килә.

     Ниһаять, 1930нчы елның 10нчы августында Кама Тамагы районы оеша. Мәйданы бик зур булмый, бары тик 842 кв.км. тәшкил итә. Хәзерге Кама Тамагы территориясе  30нчы

еллар башында бетерелгән, ә 1935елның 10нчы февралендә яңадан оешкан Тәмте районы чикләрен дә үз эченә ала. Районнар арасындагы чикләр  Тәмте районының Иске Барыш, Иске Казиле, Кыртапа авылларыннан көньяктарак, ә Кама Тамагы районы Антоновка авылыннан төньяктарак уза.

    Кама Тамагында беренче 2 колхоз 1928нче елда Красновидово авылы җирлегендә барлыкка килә: ярлылар бистәсендә Рещевкада «Красный профинтери», ә Соколовка һәм Түбән Бистәдә “Красный Пахарь” колхозлары. Соңрак, 1932нче елда алар Горький исемендәге хуҗалык булып берләшәләр. “Красный Профинтер” колхозының беренче председателе М.С.Варягин була, ә берләшкәннән соң П.С.Конов җитәкли. Красновидово авыл советы белән И.Я.Савагин идарә итә, ә авыл башкарма комитетын – Ф.И.Кузин.

    1929нчы елда Антоновка авылында “Коминтерн” һәм “Яковлев исемендәге” колхозлар оеша.

    1930нчы елда Кызыл Каратай авылы крестьяннары Ф.А.Исаев җитәкчелегендә “Ким” күмәк хуҗалыгына берләшәләр. Хуҗалык 2 бригадага берләшкән 86 аерым хуҗалыктан тора. 2 бригадага бары 1 ат була. Шул ук елны авыл активистлары хәлле 4 крестьян һәм авыл чиркәвенең рухание хуҗалыгыннан 12 сыер, 200 гә якын баш сарык; 30дуңгыз тартып алып, “бик ярлы крестьяннарның хәлләрен яхшырту өчен файдаланалар”.

   1929нчы елда Варварино авылының 26 гаиләсе “Горький” исендәге колхозга берләшәләр. Председательләре итеп Никита Терентевич Королевны сайлыйлар. 30нчы еллар уртасында колхозны  К.Маркс исемендәге колхоз итеп үзгәртәләр. 20нче еллар азагында, 30нчы еллар башында районның барлык торак пунктлары коллективларга берләшәләр. 1929нчы елда Каратал авылында Ленин исемендәге колхоз (председателе Хәлил Хәсәнов), Иске Казиле җирлегендә “Дөрес юл” (председателе Латыйф Гыймранов), Казиле-Бишалабта “Кызыл Октябрь” (председателе Вәли Хәбибуллин) колхозлары барлыкка килә. 1957нче елда бу 5 хуҗалык В.И.Ленин исемендәге колхозга берләшәләр.

    Нәкъ 30нчы елларда татар авыллары эволюция чоры кичерәләр. Мәсәлән, 1933нче елда Иске Казиле авылында медпункт, соңрак дәвалау пункты (врач О.Шагивалеев), 1934-35нче елларда сельпо (председателе С.Талипов), 1939нчы елда ветеринар пункты һәм май заводы ачыла. Районның Келәнче, Бәки, Олы Карамалы, Олы Яңасала, Шәпкә авылларында һәм башка торак пунктларда да шундый эволюцион үзгәрешләр була.

    Коллективлаштыруны тизләтүдә республика җитәкчелеге районнар оештыруга зур игътибар бирә. Бу процесс 1927нче елда башланып 1930нчы елның августында төгәлләнә. Районнар оештыруның төп максаты: партия-совет һәм хуҗалык-кооператив аппаратын авылга якынайту, шулай итеп түбәндәге власть аппаратын һәрчак күзәтү астында тоту була.

   

    Кама Тамагы районы 1930нчы елның августында оеша. Районның оешу тарихы бик тә кызыклы. Кама Тамагы өязе партоешма секретаре Гришин белән аның күршесе  Бәки өязе партия комитеты секретаре арасында килешмәүчәнлек туа. Икесе дә район оештыру уе белән йөрсәләр дә, һәркайсы үз авылын булачак район үзәге итеп күрергә тели. 1927нче елның апрелендә Гришин Татар Үзәк башкарма комитетына власть аппаратының халыктан ерак булуына ишарә итеп, район төзүнең мөһим булуын күрсәтеп хат юллый. Хатта ул күрше өязләрдә яшәүчеләрнең эшле булу мөмкинлеген бирүче су юлы; табигый байлыкларны рациональ файдалануны контрольдә тотучы җирле власть идарәсе булуы; күптән үсеш алган бакчачылык, кырчылык, терлекчелек булуы белән Кама Тамагы район үзәге булырга тиешлеген дәлилли. Шулай ук Гришин Кама Тамагында оешмаларны  урнаштыру өчен биналар, Тәтеш һәм Буа сырхауханәләреннән берни белән дә аерылмаучы сырхауханә булуына да басыйм ясый. Аның фикере буенча, булачак район территориясе Кама Тамагы тирәсендәге 30-35 чакрым радиустагы җирләрне берләштерергә тиеш була.

    Район партия һәм совет аппаратын коллективлаштыру 1930нчы елның сентябрь башында башкарыла. 5нче сентябрьдә узган беренче район партия конференциясендә ВКП(Б)ның җаваплы райком секретаре итеп Флегонтов сайлана. Икенче көнне Флегонтов, Хәсәнов, Хузянов, Захватов һәм Җиһаншин райком бюросының членнары итеп расланалар. Ә 7нче сентябрьдә җитәкчесе  Хәсәнов булган совет власте аппараты оеша. Район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре итеп Җиһаншин ( җир бүлеге), Юнысов (финанс бүлеге), Исаев (админстратив бүлек), Тикин (гомуми бүлек) билгеләнәләр.      

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования