Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы прокуратурасының барлыкка килү тарихы

   ТР Кама Тамагы прокуратурасы  Бөек Ватан сугышына кадәр үк барлыкка килә. Районның җеренче прокуроры – Хөснетдинов Шәйһи Хөснетдинович. Ул чыышы белән Кама Тамагыннан. Хөснетдинов Шәйһи Хөснетдинович озак еллар эшли.1951-1958 елларда прокурор булып Хәйруллин Фарук Яруллович эшли. 1958 елда Фарук Яруллович ТАССР ның эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлегенә күчә һәм шуннан лаеклы ялга чыга. 1958 елдан алып Фарук Ярулловичның урынына Листов Геннадий Александрович килә.ТАССР Кама Тамагы районы бетерелү сәбәпле  1963 елның февралендә ТАССР Тәтеш районы прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнелә (бу чорда ТАССР Тәтеш районының Кама Тамагы прокуратура участогы оештырыла). 1965 елда Кама Тамагы районы яңадан оешу сәбәпле, М.К.Листов яңадан ТАССР Кама Тамагы районы прокуроры итеп билгеләнә һәм шушы вазыйфаны 1975 елга кадәр башкара. Прокуратура органнарыннан киткәннән соң ул ТАССР Кама Тамагы халык судында судья  булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга. 1975-1980 елларда прокурор вазыйфасын Кузьмин Юрий Федорович башкара. Шуннан сон ул шул ук прокуратураның тикшерүчесе булып эшли. 1980-1985 елларда – Климин Юрий Александрович. 1985-1986 елларда – Хөснетдинов Дамир Гыйльманович. 1986-1992 елларда – Фәттахов Шамил Закирович прокурор булып эшли, анан соң ул  ТР Балык Бистәсе прокуроры булып, ә аннары Кукмара районы прокуроры итеп билгеләнә. 1992-1996 район прокуроры булып Гыйлметдинов Альберт Гыйлмуллович эшли, моңа кадәр ул (1988 елдан алып) Кама Тамагы районы прокуроры ярдәмчесе булып эшли. 1997 елдан алып 2008 елга кадәр прокурор булып Ахмадуллин Рафил Рәшитович эшли. Ул 1993 елдан алып шушы район пркурор ярдәмчесе булып эшли.  2008 елдан алып хәзерге вакытка кадәр прокурор вазыйфаларын Шәйхаттаров Фәнис Ринатович башкара. Ул 1998-2003 елга кадәр-прокурор ярдәмчесе, 2003-2008 елга кадәр  ТР Кама Тамагы районы прокуроры урынбасары булып эшли.

   Озак еллар буе (1965-1974) ТР Кама Тамагы прокуратурасында эшләделәр: прокурор ярдәмчесе булып Яковлев Сергей Яковлевич (Бөек Ватан сугышында катнашкан); прокуратура тикшерүчесе -Мөхетдинов Госман Гыйннанович  (Бөек Ватан сугышы ветераны, шуннан соң Лаеш районы прокуроры итеп билгеләнелә); 1978-1988 елларда прокурор ярдәмчесе булып Мөхәмәдиева Флүрә Әбҗәловна эшли. 1965 елдан алып 1986 елга кадәр прокуратураның канцелярия җитәкчесе вазыйфасын Семагина Анна Степановна башкара. 1987-2007 елларда элеге вазыйфаны Латфуллина Гөлсинә  Заһировна үти.

Соңгы яңарту: 2012 елның 21 июле, 12:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International