Атналык планерка

2026 елның 9 июне, сишәмбе

Кама Тамагы районы хакимиятендә атналык планерка узды, аны район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов үткәрде.

Киңәшмә учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узды.

Киңәшмә барышында актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:

  • Сабантуй бәйрәмен үткәрү нәтиҗәләре турында "Кама Тамагы муниципаль районы халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге" МБУ директоры Садыйкова Эльвина Илшат кызы сөйләде.
  • Еллык гаилә түләүләре турында Татарстан Республикасының Кама Тамагы районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Гыйльметдинов Илмир Илдус улы мәгълүмат бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International