Кама Тамагында республикабызның танылган язучылары белән очрашу узды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Иске Казиле урта мәктәбендә республикабызның танылган язучылары белән очрашу узды. Аның сәбәбе дә күңелле иде – быел безнең якташыбыз, күренекле драматург, язучы Рәдиф Сәгъди 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Укучылар, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләре алдында Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Хәбир Ибраһим, Ләбиб Лерон, Искәндәр Сираҗи чыгыш ясады. Алар Рәдиф Сәгъдинең күпкырлы иҗаты турында сөйләде, дуслары белән бәйле истәлекләрен яңартты. Очрашуда Рәдиф Сәгъдинең автобиографик һәм документаль әсәрләре тупланган  “Бервакыт без тугач ” исемле яңа китабы тәкъдим ителде. Мәктәп директоры Халит Гыйльметдинов балачак дусты Рәдиф Сәгъдине юбилее белән котлап, бүләк тапшырды. Балалар да язучы- якташлары белән очрашуга ныклап әзерләнгән иде, алар тамашачыларга җыр-биюләрен тәкъдим итте, Рәдиф абыйларына аңа багышлап язылган шигырьләре урнаштырылган плакат тапшырды. Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин язучыларга яшь буынны тәрбияләүгә, татар халкының мәдәниятен, телен саклау һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Райондашларына мөрәҗәгать итеп, якташ язучыларның иҗатын өйрәнергә, китап һәм периодик басмаларны укырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International