ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь 2018 ел.
дүшәмбе

2018 елның 10 декабрендә Сайфиева Хәдичә Хәлиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина, Куйбышев ис. Затон башлыгы  Ефимов Николай Борис улы һәм ТОС рәисе Альмира Кадыйр кызы Винникова котладылар.

2018 елның 10 декабрендә Сайфиева Хәдичә Хәлиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина, Куйбышев ис. Затон башлыгы  Ефимов Николай Борис улы һәм ТОС рәисе Альмира Кадыйр кызы Винникова котладылар.

Халыкара дәрәҗәдә футбол көне ел саен унынчы декабрьдә билгеләп үтелә. Әлеге дата бик күп ир-атлар һәм хатын-кызлар яраткан спорт төре өчен булдырылган. Статистика мәгълүматларына караганда, 120 миллион кеше аны тормыш рәвеше, философиясе һәм диненә әверелдергән.

Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган мәгълүмати дәресне туган якны өйрәнү музее хезмәткәре  Миләүшә Мөхәммәтшина үткәрде. 

9 декабрь – Коррупциягә каршы көрәш көне.Иске Барыш авыл җирлегендә коррупциягә каршы стенд яңартылды. Ул стендка ике төрле закон куелды.


9
декабрь 2018 ел.
якшәмбе

2018 елның 9 декабрендә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган мини-футбол буенча турнир узды.  Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гыймадиев Эдуард Марс улы чыгыш ясады. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Урыссу бистәсенең «Юниор» командасы яулады. Кама Тамагы Муниципаль Районы Икенче урынны Сөйки авылы командасы алды.  Турнирның җиңүчесе-Кама Тамагы муниципаль районы Кама штпның "КАМА" командасы. Турнирда катнашучыларны котлыйбыз, сәламәтлек һәм уңышлар телибез!


8
декабрь 2018 ел.
шимбә

Салкын вакыт җитүгә бәйле рәвештә, гражданнарның, бигрәк тә балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү белән бәйле хәвеф-хәтәрләр кискен арта:

 

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. 

Бүген, 8 декабрьдә, безнең район чираттагы ярминкәләрдә катнаша. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, муниципаль район җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре шәһәр халкына Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыл хуҗалыгы товарларының киң ассортиментын алып килделәр.

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварында билгеләнгән иде. Бу көнне без Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Дан ордены һәм Изге Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлибез.

7 декабрь көнне Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «геройлар исемнәре безнең янда " дип исемләнгән патриотик сәгать әзерләде.

 


7
декабрь 2018 ел.
җомга

"Ныклы гаилә" партия проекты эгидасы астында "Акчарлак" спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования