Яңа-сала һәм Красновидово авыл җирлекләрендә халык җыены

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

 Яңа-сала һәм Красновидово авыл җирлекләрендә халык җыены булып үтте. 2017 елда эшләнгән эшләргә авыл җирлекләре башлыклары Исфан Шигабеев һәм Владимир Оленин нәтиҗә ясадылар. Узара салым акчасына калын итеп юл полотнасы түшәлгән, зират рәшәткәләре яңартылган. Авыл территориясен чүп-чардан чистарту буенча байтак эшләр башкарылган. Алар шулай ук 2018 елда эшләнәчәк эшләр турында әйтеп үттеләр. Җыелыш азагында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов җыелган халыкка 2017 елда районда республика программаларының үтәлешен җиткерде һәм 2018 елга районның социаль- зкономик үсеше чаралары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International