Куйбышев Затоны эшчеләр поселыгында җыелыш

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

       28 февральдә Куйбышев Затоны зшчеләр поселогында җыелыш булып үтте. Җыелышта Татарстан Респуликасы гражданнар обороносы һәм гадәттән тыш хәлләр Министры Рафис Хабибуллин шулай ук  Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнаштылар.2017 елда эшләнгән эшләргә поселок җирлеге башлыгы Николай Ефемов нәтиҗә ясады. Узара салым акчасына юл полотнасы түшәлгән, зират рәшәткәләре яңартылган. Поселок территориясен чүп-чардан чистарту буенча байтак эшләр башкарылган.Ул шулай ук 2018 елда эшләнәчәк эшләр турында әйтеп үтте. Җыелыш азагында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов җыелган халыкка 2017 елда районда республика программаларының үтәлешен җиткерде һәм 2018 елга районның социаль- зкономик үсеше чаралары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International