1 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерләү группаларында районның туган якны өйрәну музей хезмәткәрләре “Игелелек” дәресе үткәрделәр. Күңелле уеннар, бәйгеләр, табышмаклар балалар күңеленә бик хуш килде. Бәйрәм ахырында алар түгәрәкләнеп тезелеп басып бер-беренә игелекле сүзләр әйттеләр, һәрвакытта дус булырга, беркайчан да әрләшмәскә сүз бирделәр.