Бүген “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү компексында 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында Республика кубогына мини-футбол буенча спорт ярышлары бара. Ярышта 11районнан 17 команда катнаша.Тәбрикләү сүзе белән ярышны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачып җибәрде. Ул ярышта канашучы барлык уенчыларга да уңышлы һәм гадел уен теләде.