Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучыларны искә алдылар

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

   Кемерово шәһәрендә булып узган фаҗига уңаеннан кичә кич белән Кама Тамагында яшәүчеләр “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларны искә алу матәм акциясенә җыелдылар. Вакыт соң булуга карамастан халык бик күп җыелган иде. Оешма хезмәткәрләре, укучылар, балалар, бөтен ил белән килгән кайгыга битараф булмаганнар барысыда әлеге акциядә катнаштылар. Күбесе гаиләләре белән килгән иде. Килүчеләр алдан хәзерләнгән махсус урынга чәчәкләр, балалар уенчыклары куйдылар, шәмнәр кабыздылар. Әлеге матәм акциясендә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановта катнашты. Килүчеләргә мөрәҗәгать итеп ул, Кемерово шәһәрендә коточкыч фаҗига булды, янгында бик күп кеше янып үлде, алар арасында күп кенә балалар да бар диде. Без бирегә һәлак булучыларны искә алырга җыелдык диде. Матәм акциясендә катнашучылар әлеге фаҗигада үлүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 28 март Рәсәйдә гомуммилләт матәм көне дип игълан ителде.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International