Авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә хәзерләү буенча зона штабы утырышы

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

   28 мартта “Нармонка” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 3 нче номерлы филиалының «Янга-сала» бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә хәзерләү буенча зона штабы утырышы булып үтте. Утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирзянов , “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Азат Зиганшин, “Тал-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең генераль директоры Ильхам Валеев, 14 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, баш инженерлар катнашты. Утырышны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачып җибәрде. Ул район турында һәм соңгы елларда булып узган үзгәрешләр хакында әйтеп китте. Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Валиев районда техниканы чәчүгә хәзерләүнең торышы белән таныштырып китте. Утырышның практик өлешендә машина-трактор паркы, ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International