Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Поселок һәм авылларны чүп-чардан чистарту икеайлыгы барышы хакында Геннадий Вахромов чыгыш ясады. Рамил Ганьятуллин язгы чорда автомобиль юлларын төзек хәлдә тоту һәм Кама Тамагы муниципаль районы буенча 2018 елга юлларны төзәтү планы белән таныштырып китте.