Халыкара балалар көне уңаеннан район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Исәнме җәй” исемле әдәби бәйрәм оештырганнар иде. Балалар уңайлы залга җыелып балалар китаплары, журналлар белән таныштылар, җәйгә багышланган табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм “Репка” рус халык әкиятен карау белән төгәлләнде.
Мәкалә авторы: Гөлнур Сәмәрханова
Фото: Ләйсән Баева