Кече суднолар дәүләт инспекциясе коену сезоны алдыннан алдан расланган эш планы буенча коену кагыйдәләрен саклауга багышланган чаралар үткәрде. Тәмте авыл җирлегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булып үтте. Утырышта төп мәсәләләрнең берсе булып суда коену кагыйдәләрен саклау тора иде. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары нигезендә коену сезоны чорына эш планы төзелде һәм расланды. Инспекция хезмәткәрләре белән планнан тыш инстуктив дәресләр үткәрелде, патруль итү графигы төзелде.