Сабантуе-2018

2018 елның 16 июне, шимбә

    Бүген табигатьнең ямьле урынында район Сабантуе гөрләп узды. Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Ильхам Әдип улы Насыйбуллин Сабантуйда катнашучыларга республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Николай улы Лоханов сабантуйга килүче райондашларны, кунакларны бәйрәм белән котлады. Сабантуйда катнашучыларны бәйрәм белән шулай ук “Татагролизинг” акционерлар җәмгыяте генераль директоры урынбасары Роберт Габделхәй улы Миндубаев та тәбрик итте. Сабантуйның тантаналы өлешендә муниципаль район башлыгы кыр батырларын, хезмәт алдынгыларын котлады, аларга мактау кәгазьләре , акчалата премияләр тапшырды.Ул шулай ук тормыш корып бергә 50 һәм 60 ел гомер кичергән гаиләләрне, озын гомер кичергән өлкәннәрне, яңа туган сабыйларны да тәбрикләде, истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Соңыннан мәйданда халык уеннары, спорт ярышлары башланып китте. Сабантуйда җитезләргә дә, көчлеләргә дә елгырлык, тапкырлык белән үзләрен күрсәтергә теләүчеләргә дә ярышларның җаның һәм күңелең теләгәнен сайлап алырга була иде. Быелгы Сабантуйда Германиядән килгән чит ил кунаклары да катнашты. Алар хәйран калып, безнең бай мирасыбыз белән таныштылар.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International