Бүген Район үзәк хастаханәсендә кан тапшыру акциясе бара. Район оешмалары хезмәткәрләре, җитәкчеләр, гади халык кан бирү пунктына килделәр. Бу күркәм гамәлдән Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов та читтә калмады, ул шулай ук бу акциягә бик теләп кушылды. Кан тапшырып, син кемнеңдер тормышын саклап каласың, шуның белән үзеңне җәмгыятьнең бер кисәге итеп тоясың.