Район туган якны өйрәнү музее Аккош күле урманпаркы зонасы мәйданында үткән Казан сабантуена килүчеләргә, башкала кунакларына рус һәм татар ызбаларының ХХ гасырда ничек җиһазланышын, бизәлешен күрсәттеләр. Күп гасырлы Кама Тамагы муниципаль районының тарихы ике төп халыкның бергә берләшеп, гореф-гадәтләрен саклап яшәүендә. Музей хезмәткәрләре сабантуй кунакларына рус һәм татар халкының яшәешен, көн-күреш шартларын җиткерергә тырыштылар.
Мәкалә авторы Гоар Кетцян. Фото Рәсимә Идиятова.