Зөфәр Рамеев Район туган якны өйрәнү музеенда булып китте

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

    14 июль көнне Район туган якны өйрәнү музеенда безнең якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рамеев һәм Казан шәһәреннән аның туганнары  булып киттеләр. Музей директоры Рәсимә Идиятова алар өчен музей буйлап экскурсия үткәрде, кунаклар зур кызыксыну белән биредәге экспонатлар белән таныштылар. Зөфәр Рамеевка Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның рәхмәт хаты тапшырылды, үз чиратында ул хөрмәт йөзеннән музейга Габдулла Тукай энциклопедиясен һәм үзенең библиографиясен бүләк итте.  

Мәкалә авторы һәм фото: Гөлчәчәк Гыймадиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International