"Экстремизмга-юк"

2018 елның 7 сентябре, җомга

1 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр районның барлык мәдәният учреждениеләрендә " Экстремизмга-юк!"толерантлык һәм экстремизмга каршы тору, әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән, Игелек хакына актив гамәлләргә өндәүче, терроризм, экстремизм, шәхескә һәм җәмгыятькә каршы җинаятьләр профилактикасына юнәлтелгән әңгәмәләр үткәрелде. Рәсем конкурслары, «Маскасыз терроризм», «җәмгыятькә янаучы терроризм һәм экстремизм» темасына мәгълүмати сәгать үткәрелде. "Без Халыклар дуслыгы өчен!» , "Без дөньяны сайлыйбыз!». Бесланда һәлак булганнар истәлегенә "Шәм кабызу" акциясе узды. Мондый чараларны үткәрүнең актуальлеге үзенә зур көчкә ия, чөнки үсеп килүче буын тормышларының кайбер мизгелләрен яңача аңлый башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International