«Тормыш куркынычсызлыгы нигезе» буенча ачык дәрес

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Куркынычсызлык культурасы елы үткәрү уңаеннан һәм 2018нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.

2018 елның 11 сентябрендә 8 сәгаттьтә Кама Тамагы инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев, «Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең укытучылары һәм укучылары тарафыннан оештырылган «Тормыш куркынычсызлыгы нигезе» буенча ачык дәрестә катнашты.

Очрашу укучыларны һәм укытучыларны уку елы башлану белән котлаудан башланды.

Очрашу «Алёнушка» исемендэгебалалар бакчасында дэвам ителде.

Очрашуда кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балаларга үзләренең эшчәнлеге, сулыкларда район күләмендә үткәрелгән куркынычсызлык чаралары, көзге чорда сулыкларда кулланыла торган когыйдәләр турында сөйләде. Үткәрелгән чараларда 50 кеше катнашты.

Ачык дәреснең максаты итеп балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес юл табуны ойрәтү куелган иде. Хезмэткәрләр балаларга яхшы укуларын, көндәлек тормышта иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International