Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эше: хәзерге торышы һәм перспективалар “зона семинары”

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрь көнне Кама Тамагы районы үзәк китапханәсе базасында китапханәчеләр өчен «Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән зона семинары оештырылды.

Китапханәләр үз эшчәнлеген тарихи-мәдәни мирас белән кызыксынуны саклау, өйрәнү һәм торгызу системасында алып баралар. Туган якны өйрәнү, китапханәләр эшчәнлегенең бер аспекты буларак, ел саен күпкырлы, инновацион формалар белән баетыла, яңа үзенчәлекләр барлыкка килә.

ТР Милли китапханәсе фәнни – методик бүлеге мөдире Дәүләтшина Светлана Рим кызы барлык катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының туган якны өйрәнү эшенә анализ ясады. Аннары «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ТР ДБУК фәнни – методик бүлегенең инновацион эш буенча сектор мөдире Зуева Ольга Ивановна «Татарстан - безнең уртак йортыбыз» исеме Республикада туган якны өйрәнү конкурсының анализы белән чыгыш ясады. Конкурс эшләре җиңүчеләре Нуруллина Лилия Вәрис кызы-Кама Тамагы муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» МБУнең Вәрварино авылы китапханәчесе («Документ» номинациясендә җиңүче) – һәм Куркова Тамара Михайловна-Тәтеш муниципаль районы Урюм авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе («Хронология: летописи» китабы презентациясе белән) («Урюм авылы тарихы» номинациясендә җиңүче), «ТР Милли китапханәсе» ТР ДБУК белән бүләкләнделәр.

 «Хәзерге этапта Кама Тамагы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге һәм Кама Тамагы Үзәк китапханәсенең “Туган якны өйрәнү фонды” МБУнең  консультацияләре белән: Рахманова Ләйсән Рәшит кызы-Кама Тамагы үзәк китапханәсе директоры һәм Гусамова Гөлнара Ирек кызы-Кама Тамагы үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе чыгыш ясадылар .

Апас районы «ҮКС» МБУнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Мельникова Ирина Александровна һәм  Югары Ослан районы ҮКС «МБУ директоры урынбасары туган якны өйрәнү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Семинар эшенә йомгак ясап, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе И.А. Кузиева район китапханәләренең уңай эш тәҗрибәсен билгеләп үтте һәм программа-проект эшчәнлегендә актив катнашырга чакырды.

Семинар программасы районның Кама Тамагы поселогының Туфан Миңнуллин исемендәге музейны  карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International