Урман хуҗалыгына багышланган музей дәресе белән Кама Тамагы урта мәктәбенең 3 “А” сыйныф укучылары алдында музей хезмәткәре чыгыш ясады. Урманның кешеләр өчен кирәклеге һәм аның әһәмияте турында укучылар тулырак белделәр.