30 сентябрьдә Россиядә интернет көне билгеләп үтелә, 2018 елда аны 21 нче тапкыр бәйрәм итәләр.
Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен «куркынычсыз интернет сукмаклары» дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.
Балалар уен формасында интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, челтәрдә нинди куркынычлар күренә һәм мәгълүмати видеороликлар карадылар.