Кабул итү

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

2018 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлегендә ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү темасына беренче бердәм кабул итү көне оештырылды. Утырышта социаль яклау бүлеге, Суд приставлары, адвокатура һәм башка хакимият органнары вәкилләре катнашты. Ярдәм сорап ике гаилә мөрәҗәгать итте: күп балалы әни, Мухина Мария Алексеевна үзенең законлы ире Мухин Михаил Владимирович белән аерылышу мәсьәләсе буенча; ОВЗ белән баланың әнисе Крупина Марина Николаевна балигъ булмаганнарга алиментлар түләтү өчен судка мөрәҗәгать итү мәсьәләсе буенча. Әлеге гаиләләр барлык сорауларга да канәгатьләнерлек җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International