Укытучылар көне-барысына да кагыла торган бәйрәм: кемдер педагоглык эшендә фидакарь хезмәт куя, кемдер укый, ә кемдер өчен бу көн-үзенең мәктәп һәм студент елларын искә төшерү һәм яраткан укытучыларын котларга сәбәп.
Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре укытучылар көне уңаеннан 4 Б сыйныф укучылары өчен «Теләкләр букеты» дигән иҗади мастер-класс үткәрделәр. Төсле кәгазьдән балалар Клен яфракларын кисеп чыктылар, яфракларда яраткан укытучысына иң изге теләкләрен яздылар. Зур ватманда яфраклардан бик теләп чәчәк бәйләмнәре ясадылар.