"Хезмәт - кеше гомере"

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

4.10.2018 елда 90 яшьлек юбилее белән Хисамова Нурия Зарифулла кызын Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Госман улы Гарифуллин котлады.

Нурия Зарифулла кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.

         Хисамова Нурия Зарифулла кызы 1928 елның 4 октябрендә Чаллы авылында туа.ТАССРның Кама Тамагы районы Чаллы колхозчы гаиләсендә беренче бала (өчесенен). 4 сыйныфны тәмамлый һәм гаилә хәлләре буенча калганын укый алмый. Кияүгә чыкканчы колхозда төрле эшче булып эшли, урман кисүдә катнаша.

 1947 елда Хисамов Бәдертдин Камал улына кияүгә чыга һәм 2017 елга кадәр 70 елга якын бергә гомер итәләр. 7 бала тәрбияләп үстерәләр: 3 улы һәм 4 кызы, шуларның 6 сы исән, төрле шәһәрләрдә һәм районнарда яшиләр.  Нурия апа пенсиягә кадәр 22 нче Партсъезд исемендәге колхозда эшли. 

   Хәзерге вакытта үз йортында берүзе генә яши, әмма анын янына еш кына балалары килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International