"Хезмәт - кеше гомере"

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Николаевич Лоханов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм авыл җирлеге башлыгы Рушан Тимербатыр улы Нотфуллин95 яшьлек юбилее белән Холина Татьяна Сергеевнаны котладылар.

Татьяна Сергеевнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.

Варварино авылында Татьяна күп балалы гаиләдә туа. Татьяна Сергеевна 7 яшьтән эшли башлый. Әнисенә кырда булышкан. Көнгә ярты буханка икмәк өчен эшләгәннәр һәм шуңа бик шат булганнар. Сугыш алдыннан комбайнчыга укырга җибәрделәр, кышын Идел аша Чебоксага кадәр җәяү йөрделәр. Җәен комбайнда эшләде, ә кышын  окоп казырга җибәрделәр. Бик катлаулы вакыт булды. Татьяна Сергеевна комбайнда тугыз ел эшләде, ярдәмчеләрдә күрше малай – Анатолий Беляев булды. Вакытлар узу белән Татьяна Сергеевна фермага эшкә китә, ә комбайнны Анатолий бирә. Ул вакытка кияүгә чыга. Сигез бала туды. Фермада 25 ел, пенсиягә кадәр эшләгән.  Ире Иван Никитович колхозда эшли. Тракторчы да була, склад белән дә җитәкчелек итә, колхозда рәис була. Сугышны тулысы белән үтте. 2012 елда торак төзү программасы буенча Татьяна Сергеевнага сугыш ветеранының тол хатыны буларак яңа йорт төзелде.

Татьяна Сергеевна балачагың барысы да үз балаларын да хезмәт сөючән итеп үстерде. 95 яшь булуга карамастан, Татьяна Сергеевна урманда йөрергә, гөмбә җыярга һәм тормыштан ләззәт алырга ярата.

 Хәзер Татьяна Сергеевна кызы Надежда белән үз йортында яши.

Оныклары, оныкчыклары еш кунакка киләләр. Татьяна Сергеевнаның барлыгы 8 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Ул телевизор  карарга бик ярата.

Бөек Ватан сугышында юбилей медальләре, Хезмәт ветераны, «героиня әни» медале белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International