2018 елның 23 ноябрендә "Әниләр көне " үткәрү кысаларында «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Тәмте авылының гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Әниләр даны өчен» дигән чара уздырдылар.
Чара бик күңелле үтте, котлаулар яңгырады, укучылар кечкенә мини-концерт әзерләделәр (шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар), үз куллары белән өлкән яшьтәге гражданнар өчен открыткалар ясадылар.
Социаль хезмәт алучылар бик шат булдылар, социаль хезмәткәрләргә, укучыларга котлау сүзләре һәм аларга карата сизгер мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.