Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Әниләр көне белән котлавы

2018 елның 24 ноябре, шимбә

Кадерле, яраткан әниләребез!

Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм! 

Бу үзенчәлекле көн-иң якын һәм кадерле кешебез-әниләребезгә багышланган иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Балаларга үз мәхәббәтен, барлык яхшы ниятләрен, сәламәтлеген, көчен һәм җанын биреп, чын кешеләр булып яшәү һәм тәрбия бирү – һәр хатын-кыз өчен изге һәм игелекле хезмәт. Ана дөньяда иң матур һәм изге бәйрәмнәрнең берсен — наз, мәхәббәт, яктылык һәм туган йорт җылысын гәүдәләндерә. Ана мәхәббәте безне көчлерәк һәм ышанычлырак итә, барлык авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә.

Бу бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы аналарга, шулай ук ятим балаларга мәхәббәт һәм җылылык бүләк иткән тәрбиягә алган аналарга аерым котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. 

Кадерле әниләр! Рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез! Тынгысыз хезмәтегез, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, күңел тынычлыгы өчен сезгә баш иябез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, балаларыгызның үзара аңлашу һәм җаваплы җылысы телим!

 

 

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы П. Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International