Кама Тамагы муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген, 2018 елның 12 декабрендә, Кама Тамагы муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды.

Көн тәртибендә "Тәтеш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары Малькин Юрий Михайлович мәктәп урманчылыклары төзү һәм аларның эшчәнлеге турындагы мәсьәлә белән чыгыш ясады. Алга таба 2019 елның I яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу компаниясенең барышы турында «Татарстан почтасы» ФДУП филиалы Кама Тамагы почтамты начальнигы Миңгалиев Илнур Альберт улы таныштырды. Мошенниклык профилактикасы чаралары турында мәгълүмат белән Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең "Кама Тамагы" полиция бүлеге башлыгы урынбасары Россияев Дмитрий Михайлович чыгыш ясады. Яңа елны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә торган чараларга әзерлек турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна чыгыш ясады.

Җирлек башлыклары белән киңәшмәдә өстәмә рәвештә үзара салым акчасына каралган эшләрнең барышы турындагы мәсьәлә каралды, аның буенча муниципаль районның финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Александровна Ногманова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International