Кама Тамагы районында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары конференциясе

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары конференциясе узды. Конференция эшендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфат Вәлиев, район фермерлары, районның салым хезмәте баш дәүләт инспекторы Ирина Вязникова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның ветеринария хезмәте белгечләре катнашты.

Конференциянең гамәли өлеше «Кече Мәрәтхуҗа» фермер мәйданчыгын караудан башланды, ул 2017 ел ахырында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районда барлыкка килгән иде.  Фермер мәйданчыгы эше белән катнашучыларны ”Кече Мәрәтхуҗа” СЖПК рәисе  Роберт  Ганибаев таныштырды.

         Конференциянең теоретик өлешен район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан җирдә эшләргә теләгән кешеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтелә, дип билгеләп үтте ул. Бүгенге көндә районда 35 крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә, гаилә фермалары уңышлы эшләп килә, аларны ачарга теләүчеләр белән алга таба эш алып барыла.

Район фермерларының 2018 елгы эш йомгаклары һәм авыл хуҗалыгы тармагының кече формаларына бюджет ярдәме турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфат Вәлиев сөйләде. Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә дәүләт хуҗалык итүнең кече формаларына юнәлдерелгән, чөнки бу авылда эш белән тәэмин итү һәм авыл тормышын саклап калу ысулы.

         Илфат  Вәлиев  Кама Тамагы районы фермерларын дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган программаларда активрак катнашырга чакырды.

         Районның салым хезмәте Баш дәүләт инспекторы Ирина Вязникова катнашучыларны 2019 елда салым законнарындагы үзгәрешләр белән, ”Кама Тамагы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ башлыгы Руслан Шакиров  ветеринария хезмәте күрсәткән хезмәтләр белән таныштырды: тоякларны кисеп алу, вакцинация, дезинфекция һәм башка.

      Киңәшмәдә фермерлардан кергән проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Алар буенча фикер алышу барышында кооператив төзү, сөткә бәя кую буенча җентекле җаваплар бирелде. Конференция фермерлар республика съездына делегатлар сайлау белән тәмамланды. Делегатлар итеп бертавыштан Динур Гарифуллин, Алексей Цыганов, Роберт Ганибаев, Исфан Вәлиев сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International