«Таттелеком» хезмәт коллективы белән очрашу

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында кышкы чорда даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла. Нияз Нуриев «Таттелеком» хезмәт коллективы белән очрашты. Чараларда барлыгы 18 кеше катнашты.

Очрашу барышында ГИМС хезмәткәре коллективны дәүләт инспекция эшчәнлеге белән таныштырды, Куйбышев сусаклагычындагы оператив хәлләр, бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен кышкы чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы турында сөйләде. Инспекторлык участогы хезмәткәре чарада катнашучыларга су объектларында һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International