«Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында «Вакансияләр» блогы барлыкка килде

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Кадрлар белән тәэмин итү, икътисади нәтиҗәлелекне күтәрү һәм илнең тотрыклы демократик үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру максатларында «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында «вакансияләр» блогы барлыкка килде.

Әлеге блок яшьләргә тиз карьера старты алырга, эш урыннарын карарга һәм җавап бирергә, үз төбәгенең һәм бөтен Россиянең ышанычлы компанияләреннәндә стажировка үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

Система кулланучы «Мөмкинлекләр паспорты» төзи ала, ул кандидатның һөнәри осталыгы һәм күнекмәләре, хезмәт биографиясе һәм шәхси казанышлары турындагы мәгълүматларны чагылдыра. «Мөмкинлекләр паспорты» эш бирүчеләр өчен тәкъдим ителә, шул рәвешле Система якларның турыдан-туры хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International