Бүген, 2019 елның 19 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәр атнаның сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
Барлыгы гражданнардан эшкә урнашу, арендага җир бирү, юлларны ремонтлау, бадминтон спорт юнәлешен үстерү һ.б. мәсьәләләре буенча 5 мөрәҗәгать каралды.