«Минем илем - минем Россия» конкурсы

2019 елның 22 марты, җомга

Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән «Минем илем - минем Россия» XVI Бөтенроссия яшьләр авторлык проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар конкурсы 2003 елдан башлап яшьләрне Россия төбәкләре, шәһәрләре һәм авыллары үсешендә катнашырга җәлеп итү максатында үткәрелә.

2019 елдан башлап Конкурс Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин инициативасы буенча оештырылган «Россия - мөмкинлекләр иле» ачык платформасы проектлары составына керде.

Конкурс номинацияләре Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсешенең зур спектрын үз эченә ала (мәгариф, социаль өлкә, инновацияләр, ТКХ, кече һәм урта бизнес, авыл хуҗалыгы һ.б.). Конкурсны оештыручылар ел саен конкурсантларны һәм аларның проектларын алга этәрүдә уңышлы тарихларга мониторинг үткәрәләр.

Конкурс турында нигезләмә белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: www.moyastrana.ru. Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин:: +7 (499) 993-72-23, +7 (905)186-48-39 яки электрон почта адресы аша: orgkomitet@moyastrana.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International